Татарская молодёжь намерена увековечить имя Юсуфа Акчуры

Юсуф Акчура

Юсуф Акчура (1876-1935)

Активисты Союза татарской молодежи ”Азатлык” направили на имя Президента Татарстана Рустама Минниханова обращение, в котором просят увековечить имя Юсуфа Акчуры, и обращают внимание, что в год его 145-летия никаких мероприятий в республике проведено не было.

Накануне, лидер ”Азатлык” Наиль Набиуллин направил в интернет приемную Президента Татарстана письмо, в котором обозначил 9 просьб-шагов, которые бы способствовали увековечеванию имени Юсуфа Акчуры. А именно: дать одной из центральных улиц Казани и других городов республики имя Юсуфа Акчуры, назвать в его честь одну из школ столицы Татарстана, и одну из новых станций метрополитена. Кроме этого, татарская молодежь предлагает создать республиканскую премию Юсуфа Акчуры, назвать именем Акчуры парки, скверы, площади, организовывать республиканские мероприятия в его честь, а также создать в его честь музей, и поставить памятник в Казани.

Юсуф Акчура (Юсуф Хасанович Акчурин тат. Yosıf Aqçura, Yosıf Xəsən uğlı Aqçurin; Йосыф Акчура, Йосыф Хәсән улы Акчурин) (29.11.1876, Симбирск, Российская империя — 11.03.1935, Стамбул, Турция) родился в Симбирске, в татарской семье из рода купцов Акчуриных. После смерти отца мать увезла Юсуфа в Турцию, так как врачи посоветовали ей сменить климат. Окончил школу в Стамбуле. В 1895 поступил в военное училище Harbiye mektebi. После его окончания поступил на курсы подготовки офицеров генерального штаба. Курсы не окончил, так как его причислили к заговорщикам против султана Абдулхамида II, и он был приговорён к смертной казни, которая затем была заменена ему пожизненной ссылкой в пустынный район Триполитании. Работал в ссылке писарем и учителем. В 1899 году бежал из ссылки во французский Тунис, оттуда переехал в Париж. В 1903 году вернулся в Россию, жил в Казани. Преподавал историю в казанском медресе «Мухаммадия», был редактором газеты «Казан мухбире» («Казанский вестник»), стал одним из организаторов и руководителей либерально-демократической партии «Иттифак аль-Муслимин».

В 1904 на турецком языке написал свой самый известный труд «Три вида политики» (тур. Üç Tarzı Siyaset), напечатанный в египетском журнале «Тюрк». Работа призывала турок оставить мультиэтническую Османскую империю и обратиться к турецкому национализму и пантюркизму. Поначалу его идеи считались экстремистскими, но постепенно приобретали всё большую популярность. Входил в состав Казанского комитета партии конституционных демократов. В 1906 г. участвовал в работе 2-го съезда этой партии, был избран в ее ЦК. Сторонник взаимодействия партии «Иттифак аль-муслимин» и кадетов в Государственной думе.

После младотурецкой революции в 1908 году вернулся в Турцию. Издавал журнал Türk yurdu (Турецкий дом), преподавал в Стамбульском университете политическую историю. Статьи Акчуры появлялись в России, в татарских изданиях — в журнале «Шура» («Совет») и газете «Вакыт» («Время»).

В 1920-е годы помогал становлению турецкой республики: избирался депутатом меджлиса, был советником Мустафы Кемаля по вопросам культуры, политики, построению светской Турции. Работал профессором Стамбульского университета.

В 1931 под руководством Акчуры было создано Турецкое историческое общество, в 1932 он руководил работой Первого Турецкого исторического конгресса.

Юсуф Акчура ушел из жизни 11 марта 1935 года и похоронен на кладбище Эдирнекапы (Стамбул, Турция).

В своем письме, лидер ”Азатлык” напоминает, что Казань является городом побратимом с турецкими городами Стамбул, Анкара, Анталья и Эскишехир. Наиль Набиуллин просит Рустама Минниханова обратиться к турецким коллегам с просьбой дать имя Акчуры одной из улиц упомянутых городов, справедливо отмечая, что ”Акчура и для Турции имеет важное значение”.

В своем обращении, татарская молодежь выражает озабоченность и недовольство тем, что 145-летие со Дня рождения Юсуфа Акчуры ”незаслуженно забыто”, и годовщина столь масштабной личности для татарского и всего тюркского мира прошла абсолютно незамеченной. Активисты сетуют, что даже государственные СМИ и татарское телевидение полностью проигнорировали столь важное событие.

”Никаких торжественных и памятных мероприятий в 145-летний юбилей Юсуфа Акчуры в Татарстане проведено не было. Акчура – гордость татарского народа, личность мирового масштаба. Но в Татарстане о нем незаслуженно забыли. Республика должна просто на руках носить имя Акчуры, потому что он один из титанов татарского мира.” – говорит Наиль Набиуллин.

Татарская молодежь в своем обращении к Президенту Татарстана подчеркивает, что Юсуф Акчура – это духовный мост для татарского народа со всем тюркским миром. Активисты выражают опасение, что подобно Акчуре могут быть преданы забвению и другие не менее важные личности татарского народа.

”В 2023 году мы отметим 145-летие со дня рождения Гаяза Исхаки и Садри Максуди. Уже сегодня их имена нужно включать в план работы республиканских ведомств, в частности Министерства Культуры и Министерства Образования Татарстана. Юбилей Акчуры прошел незамеченным для татарского мира, но мы не имеем права повторить ту же ошибку с Гаязом Исхаки и Садри Максуди. Поэтому, наше письмо это своего рода воззвание к властям Республики, призыв к общественности, давайте начнем работу по достойному проведению юбилеев Гаяза Исхаки и Садри Максуди прямо сейчас. Да и провести памятные мероприятия в честь Юсуфа Акчуры все еще не поздно”– уверен лидер ”Азатлык” Наиль Набиуллин.

В своем обращении татарская молодежь говорит о важности увековечивания имен ключевых личностей татарского народа, к коим конечно же относится и Юсуф Акчура.

”Наш долг и священная обязанность знать, помнить, дорожить и напоминать нации о ее великих личностях. Пришло время поднять имена Юсуфа Акчуры, Гаяза Исхаки, Садри Максуди на абсолютно новый уровень, и на уровне Республики чествовать их имена”– подчеркивают в своем письме активисты.

Nail Nabıulla
Татарстан Республикасы Президенты
Миңнеханов
Рөстәм Нургали улына
«Азатлык»
Татар яшьләре берлеге рәисе
Нәбиуллин Наил Әнәс улыннан

Хөрмәтле Президентыбыз!

2021 елның 2 декабрендә Татар халкының бөек улы – Йосыф Акчура тууының 145 еллыгы Татарстанда һәм дөньяда тавыш-тынсыз, бик тыныч кына үтеп тә китте. Кызганыч, Җөмһүриятебездә атаклы шәхесебезнең юбилеен дәүләт дәрәҗәсендә искә алучы да, берәр төрле чаралар оештыручы да булмады.
Йосыф Акчура — татар халкының танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, галим, сәяси төркичелеккә нигез салучыларның берсе, татар һәм төрек милләтләренең барлыкка килүенә гаять зур өлеш керткән шәхес. Ул үзенең иҗтимагый, фәнни эшчәнлеге белән татар-төрек мәдәни багланышлары үсешенә зур йогынты ясаган галим, Төркиядә гомер иткән елларда Анкара, Истанбул университетлары профессоры буларак беләбез аны.
Йосыф Акчура 1904 елда Сембер янындагы үз нәселләре яшәгән Зөябаш авылында «Сәясәтнең өч төре» дигән атаклы хезмәтен яза. Бу хезмәт, тәгълимати һәм программа характерында булып, төрки дөньяда зур резонанс тудыра. Аннары ул Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих һәм география укыта башлый. Шәкертләр арасында ислахчылык хәрәкәте җәелүгә актив этәргеч бирә. Әлеге мәдрәсәдә укыган лекцияләре җирлегендә берничә китап бастыра. 1905 елның көзеннән «Казан мөхбире» («Казан хәбәрчесе») дигән беренче татар газетасы чыга башлый. Аның нәшире — присяжный поверенный Сәетгәрәй Алкин, ә мөхәррире Йосыф Акчура (В. Шәрәф белән бергәләп) була. Моннан тыш, татар милли хәрәкәте тууда һәм оешуда, үзәген татар буржуазиясе һәм зыялылары тәшкил иткән «Иттифак әл-мөслимин» Бөтенрәсәй мөселманнар фиркасен оештыруда аның роле чиксез зур була.
Йосыф Акчураның хезмәтләре ХХ гасыр башы татар милли мәктәбен күздә тотып, аны киләчәктә реформалау юлларын билгеләргә омтылып язылган. Бер үк вакытта Йосыф Акчураның туган тел, милли әдәбият, тарих укытуның милли тәрбия һәм үзаң тәрбияләүдәге мөһим урыны турындагы фикерләре бүген дә игътибарга лаек. Ислам динендә милләтләр (милләт – үзе милләт) юк, «татар теле әшәке тел» дип сөйләнүче кадимче муллаларның сүзләренә каршы килеп, Йосыф Акчура: «Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә үз телләренең кагыйдәләрен өйрәнмәгән, үз телләренең кадерен белмәгән бер халыкта күпме миллият хисе булсын? – дигән сорау куя. – Күп милләтләр яшәгән җәмгыятьтә һәр халыкның туган телендә белем алуы киләчәген билгели, ул сәяси мәсьәләгә тиң», – дип ассызыклый. «Милли мәдрәсәләр һәм әдәбият» исемле мәкаләсендә автор балаларны милли мәктәптә укыту теләгенең нигезендә аларны «үз кешебез, милли кеше итеп үстерү теләге» ята дип билгеләп үтә. Аның милли мәктәптән, башлыча, әдәбиятыбызга хезмәт итүчеләр чыгарга тиеш дигән фикерен үстерсәң, милли мәктәп, беренче чиратта, гуманитар юнәлештә булырга тиеш дигән нәтиҗә барлыкка килә сыман. «Шуңа күрә милли мәдрәсәләребездә, тарихи вакыйгаларны үзебезчә тикшереп, үз ноктабыздан карап укытылырга тиеш». Икенче зур бурыч итеп автор татар галимнәренә туган халкы тарихын язу мөһимлеген куя.
Бер үк вакытта күп халыклар арасында яшәгән татарларның милли уку йорты күршеләрнең тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыруны, күпмәдәниятле җәмгыятьтә алып торган үз урыннары хакында күзаллау булдыруны игътибар үзәгендә тотарга тиеш дигән фикерне дә уздыра.
Йосыф Акчура тормышының соңгы чоры (1919-1935) Кемал инкыйлабы, азатлык сугышы һәм Төркиядә республика идарәсе елларына туры килә. Төркия республика дип игълан ителгәч, ул Милли мәҗлес депутаты итеп сайлана, аннан соң Истанбул университеты профессоры һәм Төркия президенты Кемал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе сыйфатында хезмәт итә. 1931 елда Ататөрек җитәкчелегендә ул Төрек тарих җәмгыятен төзүдә катнаша, аның рәисе итеп сайлана. 1932 елда ул президент кушуы буенча I Төрек тарих конгрессы эшенә җитәкчелек итә. Төркиядә ул һәртөрле төрки җәмгыятьләр һәм журналларны нигезләүдә актив катнаша. Арада иң әһәмиятлесе үз тирәсенә алдынгы әдәби һәм сәяси көчләрне җыйган «Төрк йорды» журналы була. Бу журнал аша төрек җәмгыяте төньяк төркиләр тормышы белән таныша.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Йосыф Акчура – татар милләте өчен бик мөһим, гаҗәеп зур рухи көчкә ия булган, бөек шәхесебез! Өстәвенә, Акчура татарларны бөтен төрки дөнья белән бәйләүче шәхес, милләтләр-дәүләтләр арасындагы үзенә күрә бер рухи, фәнни күпер булып тора. Ни кызганыч, Йосыф Акчураны һаман да Татарстаныбызда тиешлечә бәяләп бетермәдек, игътибар да бирелмәде. Бөек Акчураның 145 еллыгы да кызганыч рәвештә онытылды, бернинди искә алу чаралары да оештырылмады, хәтта Татарстан матбугаты һәм телевидениесында искә алучы булмады. Халкыбыз өчен гомере буе тырышкан Акчураның юбилее шулай тыныч, тавыш-тынсыз үтеп китүе, күңелләрдә борчу һәм ризасызлык хисләре тудыра. Быел Акчураны оныттык, 2023нче елда Гаяз Исхакый һәм Садри Максудиның да 145 еллык юбилейлары шулай ук онытылырмы?!
«Үткәннәрне белмәгән халыкның киләчәге юк!» – дип әйтелә билгеле татар халык мәкалендә. Милләтбез өчен чынлап та мөһим шәхесләребезне онытсак, аларны искә алмасак – көчле милләт буларак киләчәктә яшәвебез шикле күренә. Йосыф Акчура сыман бөекләребезне белергә, кадерләргә һәм аларның исемен тиешле рәвештә халкыбызга искә төшерергә – безнең, шул исәптән Татарстан Республикасының бурычы булып тора. Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Садри Максуди һәм башка бөек шәхесләребезне күтәрергә, юбилейларын зур итеп, иң азында Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә күтәрергә вакыт җитте дип уйлыбыз!

Хөрмәтле Президентыбыз!
Без, милләтебезнең киләчәгенә битараф булмаган татар яшьләре, Йосыф Акчура исемен, аның милләтебез өчен башкарган хезмәтләрен онытырга хакыбыз юк, дип саныйбыз. Акчураның 145 еллык хөрмәтенә, аның исемен мәңгеләштерү өчен кайбер мөһим адымнарны башкару дөрес булыр иде.
1) Казанның зур һәм үзәк урамнарының берсенә Йосыф Акчура исемен бирергә. Шулай ук Татарстанның башка шәһәрләре, район үзәкләренең урамнарына да Акчура исемен бирү дөрес булыр иде.
2) Татарстан башкаласы Казанда мәктәп яки гимназияләрнең берсенә Йосыф Акчура исемен бирергә.
3) Соңгы елларда Татарстанда шактый күп яңа парк һәм скверлар төзелә. Әлеге парк, сквер яки мәйданнарның берсенә Йосыф Акчура исеме бирелсен иде. Шулай ук яңа төзелеп килүче метро станцияләрнең берсенә Йосыф Акчура исемен бирү көчле адым булыр иде.
4) Һәр елны гомум белем бирү мәктәпләрендә һәм институт-университетларда Йосыф Акчурага багышланган тарихи-мәдәни чаралар оештырырга.
5) Йосыф Акчура турында тарихи, нәфис фильмнар, тапшырулар төшерергә һәм даими күрсәтеп торырга.
6) Йосыф Акчурага багышлап Республикакүләм җыеннар, фәнни-гамәли конференцияләр, районнарда кичәләр оештырырга.
7) Йосыф Акчура беренче татар сәясәт белгече иде. Шуны истә тотып, Татарстанда Йосыф Акчура исемендәге сәясәт өлкәсенә бәйле Акчура Премиясе оештырырга.
8) Татарстанда Йосыф Акчура музеен булдырырга һәм Татарстан башкаласының бер матур мәйданнарының берсендә Акчура һәйкәлен куярга.
9) Билгеле булганча, Казан Төркиянең Әнкара, Истанбул, Искешәһәр, Анталья шәһәрләре белән кардәш шәһәр килешүләре бар. Сезнең халыкара багланышларыгыз күп, шул исәптән Төркия белән дә мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәдә. Йосыф Акчура Төркия өчен дә мөһим шәхес булуын истә тотсак, Төркиянең Әнкара, Истанбул, Искешәһәр, Анталья шәһәрләрендә Йосыф Акчура исемен урамнарга бирүне сорап мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Әлеге адым, Татарстанны танытырга да, Йосыф Акчура исеменең дәрәҗәсен күтерергә, төрки дөньяга хәтерләтергә, Төркия-Татарстан мөнәсәбәтләрен тагын да зуррак ноктага күтерергә дә ярдәм итәр иде дип фаразлыйбыз.
Хөрмәтле Президентыбыз! Татарстанда Йосыф Акчура исемен күтәрү, милләтебезнең исенә төшерү, Акчура исемен урам-мәйданнарга, мәктәпләргә бирү – халкыбызда милли үзаңны, бердәмлекне ныгытырга хезмәт итәчәк. Йосыф Акчура сыман шәхесләребезнең исемен күтәрү – горурлыкны да, үз-үзебезгә карата хөрмәтне дә күтәрү! Әлбәттә, Акчура исемен күтәрү югарыда язылган тәкъдимнәр белән генә чикләнмәскә мөмкин. Әмма әлеге адымнарны башкару бик зур һәм җитди эш булыр иде! Уңай җавап көтеп калабыз!

Тирән хөрмәт белән,
«Азатлык»
Татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин
14.12.2021 ел.

Поделиться: