Татарские загадки

Татарские загадки

Татар табышмаклары

Кошлар һәм бөҗәкләр (Птицы и насекомые)

Ала чапан киенгән, Мал суйганга сөенгән, Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)

Савытыннан сабы озын. (Саескан)

Кечкенә генә берәү, Артында озын терәү. (Саескан)

Аягы кулдан югары, Сикерә талдан югары; Ни кош түгел, ни корт түгел, Тезе билдән югары. (Чикерткә)

Кырда кара казаным кайный. (Кырмыска оясы)

Җаны бар да каны юк, Йөк тартырлык хәле юк. (Чебен)

Колга башында бер өй, Кунагым тәрәзәсеннән йөри. (Сыерчык оясы һәм сыерчык)

Колга башыңда йорты, Эчендә аның җырчы. (Сыерчык)

Бер кошым бар: тынмый, Агачка оя кормый; Ое-җирдә, Җыры − күктә. (Тургай)

Кулы юк, балчык ташый, Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)

Агачлар һәм үсемлекләр (Деревья и растения)

Яз килсә − киенә, Көз килсә − чишенә. (Агач)

Җәй дә егет, кыш та егет, Картайганы юк, гел егет. (Чыршы, нарат)

Бәләкәй генә бер чүлмәк, Авызы-җөе күренми. Ничек кенә йөртсәң дә, Ашы һичбер түгелми. (Чикләвек)

Утта яна, Суда батмый. (Агач)

Кайчысыз киселә, Җепсез тегелә. (Яфрак)

Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

Үзе аяксыз-кулсыз, Сикерә дә төшә, сикерә дә төшә. (Яфрак)

Иелә, бөгелә, Ак мамыгы түгелә, Кара күзе күренә. (Шомырт)

Нинди агач җилсез шаулый? (Усак)

Аягы алтмыш, Кулы җитмеш, Бите мең бер йөз җитмеш. (Тирәк)

Җәй дә, кыш та бер төстә. (Чыршы)

Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә Чәчәк ата бер төстә. (Чыршы)

Яфрак та түгел, Ботак та түгел, Үзе агачта үсә. (Агач кайрысы)

Эчен ашыйлар, Тышын ташлыйлар. (Чикләвек)

Кат-кат, Катлы сарай эчендә Падишаның бер кызы бар, Бикле сарай эчендә. (Чикләвек)

Лампа түгел − яктырта, Мич түгел − җылыта. (Кояш)

Егет егетлеген итә, Елмаеп боз эретә. (Кояш)

Нәрсә төнне яктырта, Нәрсә яна − яндырмый? (Кояш, ай)

Иртән чыга, Кичен югала, Аның урынына Энесе кала. (Кояш, ай)

Алтын китте, көмеш килде. (Кояш, ай)

Өй өстеңдә ярты күмәч. (Ай)

Төнлә калка, көндез ята. (Ай)

Мич тулы пәрәмәч, Уртасында − бер калач. (Ай, йолдызлар)

Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә. (Болыт, җир, үлән)

Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык)

Аяксыз-кулсыз рәсем ясый. (Суык)

Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)

Мич эчендә кара мәче. (Төтен)

Сыр-сыр сыры бар, Алты төрле нуры бар, Җиде кат күккә юлы бар. (Салават күпере)

Урманда урынсыз, Кырда койрыксыз. (Җил)

Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага. (Җил)

Котыра да үкерә, Бөтен җирне тутыра. (Буран)

Кышын ята таштай, Язын чаба аттай. (Боз)

Мамык юрган, Кат-кат сырган, Үзе суп-суык. (Кар)

Менә ята җәүһәр таш, Алыйм дисәң, юк була. (Кар)

Чит-чите − таллык, Уртасы − сазлык; Керсәң − батарсың, Чыгалмый ятарсың. (Күл)

Башы тауда, аягы диңгездә. (Елга)

Күктән килде, җиргә китте. (Яңгыр)

Ялт-йолт ялтырый, Җирнең өсте калтырый, Энҗе кебек тезелә, Ефәк кебек сузыла. (Яшен, яңгыр)

Үзе туңа, өйгә керми, Үзе җылый да җылый. (Тамчы)

Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый. (Тамчы)

Үзе туңа, үзе керми, Үзе елый да елый. (Кәрнизгә каткан боз сөнгесе)

Өй артында ак тана Мөгезем бар дип мактана. (Боз сөнгесе)

Тәнсез тора, телсез сөйләшә, Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә. (Кайтаваз)

Сөйләгәнне үзеңә кайтара. Ул нәрсә? (Яңгыравык, кайтаваз)

Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып. (Кыш килү)

Ала-сыер ятып кала, Ак сыер торып китә. (Яз)

Кигән киеменең бизәге Бөтен дөньяны ямьгә бизәде. (Җәй)

Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр (Овощи и фрукты)

Кечкенә генә сары карт,- Кигән туны тугыз кат. (Суган)

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

Бер кисмәктә мең егет. (Кыяр)

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, Эче тулы халык. (Кыяр)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Кызыл кызы җир эчендә, Чәчләре җир өстендә. (Кишер)

Бер күтәрәм йорт, Эче тулы яссы корт. (Кабак)

Келәте бар, малы юк, Баласының саны юк. (Кабак)

Эсселәгән саен, Кат-кат тун кия. (Кәбестә)

Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән. (Кәбестә)

Эче кызыл шикәрле, Тышы яшел бәрхетле. (Карбыз)

Яшел сарай эчеңдә Кызыл бояр утыра. (Карбыз)

Җир астында җиз бүкән, − Ул ни икән? (Бәрәңге)

Чәчәге агачында, Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Төбе алмалы, Башы чалмалы. (Бәрәңге)

Җир астында җиз бүкән. (Торма)

Түгәрәк кенә кызыл йорт, Эче тулы корт. (Помидор)

Түгәрәк − ай түгел, Сары − май түгел, Койрыгы бар − тычкан түгел. (Шалкан)

Җир астында картыгыз, Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

Гәүдәсе бар − җаны юк, Үзе эшләпә кигән − башы юк. (Гөмбә)

Түгәрәк − ай түгел,Сары − май түгел, Койрыгы бар − тычкан түгел.(Шалкан)

Хайваннар (Животные)

Кишер белән кәбестәне
Ул бик нык ярата,
Озын колагын тырпайтып
Сикреп урманга кача. (Куян).

Бер нәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. (Керпе)

Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)

Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

Кош түгел – оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре)

Ел фасыллары турында (О временах года)

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана.
Бу кайчак була? (Көз көне)

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (Кыш көне)

Тәңкә карлар сибелгән
Җир ап-акка күмелгән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак? (Кыш)

Йолдыз, йолдыз вак кына,
Яфраклары ак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

Оча – юк канатлары,
Чаба – юк аяклары,
Тышта булса өелә,
Өйгә керсә, җәелә. (Кар)

Үкерә дә, котыра,
Бөтен җирне тутыра. (Буран)

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

Ишегалды таш була,
Өйгә керсә, су була. (Боз)

Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара? (Яз)

Яңгырлы да карлы
Ә каеннар сулы.
Бөреләр туп тулы –
Елның кай фасылы? (Яз)

Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,—
Бу кайчак була? (Җәй)

Татарские загадки (перевод)

Любят меня детишки,
Мне говорят: «Спи, малышка!»,
Часто со мною играют,
Ласкают и с рук не спускают,
Но, когда подрастают,
Обо мне они забывают.
(Кукла.)

Лохматый медвежонок
На крыше дома скачет.
А как же он зовётся?
И что всё это значит?
(Дым из трубы.)

Много зубов у них, но не кусают.
Как называются, кто угадает?
(Грабли.)

Не взвесишь его весами,
Не купишь его на базаре.
(Ум.)

Где без домов все города,
Моря, озёра – без воды?
Скажи, приятель, нам тогда,
Если отгадку знаешь ты!
(На географической карте.)

Как горностай, бела,
Словно соболь, черна,
Нос твёрже льда,
Остроглаза и лукава.
Как девчонка, вертлява.
(Сорока.)

Не лампа, а сияет,
Не печка – согревает.
(Солнце.)

Зимой – камнем лежит,
Весной – прочь бежит.
(Лёд.)

Хвост у неё – в горах,
А в море – голова.
Кто сможет угадать,
Лет проживёт до ста.
(Река.)

Тело одно, тысяча голов.
Что это такое, кто сказать готов?
(Дерево.)

Шелестит она листвою,
Даже если ветра нет.
Что за дерево такое?
Дайте мне, друзья ответ?
(Осина.)

Души нет, а живёт.
Что это? Кто назовёт?
(Растение.)

Рук нет, а глину носит –
И себе домик строит.
(Ласточка.)

У дерева на вершине –
Плетёная корзина.
(Птичье гнездо.)

С бородой рождается –
Никто не удивляется.
(Коза.)

Не плотник, не печник,
Не столяр, не кузнец,
А первый в ауле
Трудяга-молодец.
(Конь.)

Есть у людей
Трое друзей:
Один кормит,
Другой поит,
Третий охраняет.
Как они зовутся?
Кто угадает?
(Конь, корова и собака.)

Траву она ест,
А масло даёт.
Как её звать?
Кто ответ найдёт?
(Корова.)

У кого рога длиннее хвоста,
Есть борода, но мало ума?
(Коза.)

Не волк, а серый,
Не заяц, а ушастый,
Не конь, а с копытами.
(Осёл.)

Не плуг, а носом землю копает.
Как, друзья, её называют?
(Свинья.)

С человеком дружбу ведёт
И дом стережёт.
(Собака.)

В шубе на печи сидит,
А по ночам не спит.
(Кошка.)

Голова с гребешком,
Хвост изогнут серпом.
(Петух.)

Крылья и ноги имеет,
А плавать не умеет.
(Курица.)

В воду заходит,
А сухим выходит.
(Гусь.)

Что за домик? Вот-те на!
Комнат пять, а дверь – одна.
(Перчатка.)

Вспыхнет, помигает –
И назад убегает.
(Молния.)

Многослойною бывает,
Нам в учёбе помогает.
(Книга.)

У дядюшки в саду домики на виду.
Носят его дочки сласти дни и ночки.
(Пасека, улей, пчёлы.)

Под воду ныряет –
И не намокает.
(Утка.)

Полон дом внутри гостей,
Но без окон, без дверей.
(Огурец.)

Из одного зерна –
Сотни зёрен, вот-те на!
Хвостом – в земле,
Головой – на плетне.
(Тыква.)

белый чугунок сидит,
Сотней платьев шелестит.
(Капуста.)

Сам красный, сахарный,
Халат зелёный, бархатный.
(Арбуз.)

Дерево расцветает,
А яблоки под землёй скрывает.
(Картофель.)

Тело есть, но без души,
В шапке – но без головы.
(Гриб.)

Заблестит и полыхзнёт –
Словно языком слизнёт!
(Огонь.)

Много их во тьме ночной,
Днём – не видно ни одной.
(Звёзды.)

Жужжит, не умолкает,
По цветам летает
Крошка-девчонка
В полосатой юбчонке.
(Пчёлка.)

Рыжая, с густым хвостом,
Лес дремучий – её дом,
К нам в аул как прибегает –
Кур и уточек таскает.
(Лиса.)

Что за молоток в саду
Барабанит на виду?
Удивлется народ:
Как же он не устаёт?
(Дятел.)

Выходит из одного рта –
Доходит до ушей полста!
(Слово.)

Не оса, не шмель, не пёс,
но кусаюсь я до слёз.
Отвечайте на вопрос:
Кто ңе я такой?
(Мороз.)

Белое одеяло
Всю землю устлало.
(Снег.)

Под землёй нашли на грядке
Слитки золота ребятки.
(Картошка.)

Рано поутру приходит,
А по вечерам уходит.
Ночью братик его ясный
Светит с неба нам, прекрасный.
(Солнце и месяц.)

Хоть топчут все подряд меня,
Но становлюсь всё лучше я.
(Тропинка.)

В воде живёт, и бед не знает,
Ну а на суше – погибает.
(Рыба.)

Как полотно, бела,
И как земля, черна,
Словно хан, она сидит,
По-старушечьи кричит.
(Сорока.)

Языка хоть не имеет –
А рассказывать умеет.
(Книга.)

Пышный, круглый он, ребята,
В каждом доме ему рады.
Он хорош на вкус и цвет.
Всем по нраву тыщи лет.
(Хлеб.)

Нет у белого дворца
Ни дверей, ни крыльца.
(Яйцо.)

Поделиться: